?

Log in

No account? Create an account

Previous Entry | Next Entry

Китапны яратыгыз!-1

 

(Класстан тыш чара авыл китапханәсендә үткәрелә)

 

     Илсөя ГОРШУНОВА,  Әлки  районы Кошки гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

    Максат.  Яшьләрне    татар телендә  күбрәк аралашырга чакыру; татар теленә һәм китаплар укуга    мәхәббәт тәрбияләү.

    “Туган тел” җыры (Г.Тукай сүзләре) яңгырый.

    



1 нче алып баручы  (татар теле укытучысы).  Исәнмесез, хөрмәтле укучылар!       Бүген без сезнең белән “Белем алыйм дисәң    ничаклы – сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!” исемле чарага җыелдык. Бөек шагыйребез Г.Тукай әйткәнчә, дөньяда күп нәрсәне туган тел аша гына белеп була. Икенчедән, безгә ярдәмгә китаплар килә. Шул уңайдан без авыл китапханәсендә җыелдык. Иң башта  китапханәче белән танышыйк.  (Китапханәче кыскача үзе турында сөйли.)

- Ә хәзер, балалар, үзегез белән таныштырыгыз.   (Һәр укучы үз исемен әйтә.)

2  нче алып баручы  (VII сыйныф укучысы ). “Китап уку – гаҗәеп бер тәрәзә ул, шуның аша  балалар дөньяны һәм үзләрен-үзләре күрәләр һәм    танып беләләр”, - дип әйткән В.А.Сухомлинский.

    “Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,

     Үз-үземне күралмыйча рухым төшсә...

     Шул вакытта мин кулыма китап алам,

     Аның изге сәхифәләрен актарам”,-

дип язган Габдулла Тукай. Китап яратканнар яхшы белә: китаптан да якынрак дус, иптәш, сердәш бер җирдә дә юк.

1 нче алып баручы. Тормыш синең алга берсеннән-берсе четереклерәк сораулар китереп куйганда да, олы юлга кузгалыр алдыннан кая таба барырга дип аптырап калганда да, кем беләндер сереңне уртаклашасы, киңәш-табыш ишетәсе килгәндә дә иң беренче газиз анаңа, аннан китапка мөрәҗәгать итәсең. Китап – юл күрсәтүче маяк ул.

Китапханәче. Хәзер инде, укучылар, без сезне ерак тарихны урап кайтырга чакырабыз. Татар китабының тарихы бик ерак гасырларга барып тоташа. Без дә аның эзләреннән үткәннәргә атлыйк.

 Китап язмышы – халык язмышы ул. Язма,  басма сүз – кешелек дөньясы уйлап чыгарган иң бөек могҗизаларның берсе. Бу могҗиза ничек, кайчан барлыкка килгән? Менә шушы сорауларга җавап бирүче, татар китабы тарихын өйрәнүче галим - Әбрәр ага Кәримуллин.

Беренче китаплар кулъязма хәлендә булган. Папирус яки кәгазьне уйлап тапканчы “кәгазь” хезмәтен бик авыр балчык такталар үтәгән. Аларга чокып яза торган булганнар. Андый “кәгазь”дән эшләнгән китапларның авырлыгы йөзләрчә килограммга җиткән. Соңыннан папирус, ефәк һәм кәгазьгә яза башлаганнар. Аннары китап итеп теккәннәр.

Беренче кәгазь Кытайда табыла. Ул ефәктән эшләнә. Кәгазь эшләүне зур сер итеп саклаганнар. Ләкин 751 нче елда әсирлеккә төшкән кытайлылар ярдәмендә бу сер Мөселман илләрендә дә ачыла.

Вакытлар үтү белән китапларны күпләп чыгару өчен, ниндидер җайланма уйлап табу ихтыяҗы туган. Дөньяда иң беренче басма китап Кытайда барлыкка килә. Ван Чи исемле кеше иероглиф штампларын кызыл балчыктан ясый, аннары аларны махсус мичтә яндыра. Соңыннан китап итеп бастыра. Ләкин бу бик озак һәм мәшәкатьле эш була. IX гасырда Кытай кешесе җыелма шрифт уйлап таба. Бу шрифтны “хәрәкәтчел хәрефләр” дип атыйлар. Ул китап бастыру эшен күпкә җиңеләйтә. 1445 елдан китап бастыру бөтен Европага тарала.

Татарларга басма китап XIV гасырдан бирле таныш. Дөньяда иң беренче типография Италиядә 1464 елда ачыла. Мәскәүдә типография 1553 елда ачыла. Беренче китап басучы Иван Федоров була. Беренче китаплар Италия, Төркия, Һиндстан, Мисыр илләрендә басыла башлый.

Казан университеты китапханәсендә 1593 елда Италиядә басылган Әбү Гали Синаның гарәп телендәге китабы саклана. Шунда ук Ван Кулиның  1727 елда Истанбулда чыккан ике томлык “Төрки-гарәпчә сүзлек” саклана.

Гарәп шрифты белән татар телендә басылган беренче китап Лейпциг шәһәрендә 1612 елда табыла. Соңгы елларда Голландиянең Лейден университеты китапханәсендә 1618 елда Львов шәһәрендә төрки телдә басылган бер китап табылды. Бу – татар телендәге безгә билгеле булган иң борынгы китапларның берсе. Ләкин ул әрмән хәрефләре белән басылган.

XVIII гасырның 20 нче елларында Петр I Персия походы уңаеннан “Манифест” чыгара. 1722 елда бу “Манифест” татар телендә аерым китап булып бастырыла. Ул дүрт биттән тора һәм Россиядә чыккан беренче татар китабы дип исәпләнә.

Казанда гарәп шрифты белән баса торган беренче типография 1801 елны, рус шрифты белән баса торган типография 1805 елда эшли башлый.

1778 елда Мәскәү университеты типографиясендә беренче татар Әлифбасы дөнья күрә. Аның авторы – күренекле мәгърифәтче, галим Сәгыйть Хәлфин. 1978 елда Әлифбага 200 ел тулды.

1 нче укучы. Китап әдәпле булырга өйрәтә.

2 нче укучы. Китап барча кешеләргә -  өлкәннәргә һәм кечеләргә дә ихтирамлы булырга кирәклекне төшендерә.

3 нче укучы. Китап Ватанны сакларга өйрәтә, ил тарихы белән таныштыра.

4 нче укучы. Китап гадел булырга өйрәтә. Ялганны, хыянәтне фаш итә.

5 нче укучы. Китап хезмәтне яратырга өйрәтә.

6 нчы укучы. Китап сәламәт яшәү серләренә төшендерә.

7 нче укучы. Алтын җирдән табыла, акыл - китаптан.

8 нче укучы. Китап – бакча ул, ә андагы язулар – шул бакчаның гөлләре.

Хор белән: Китапны яратыгыз!

        “Китап” җыры (Җ. Тәрҗеманов сүзләре,  З. Хәбибуллин көе) башкарыла.

Китапханәче китапханәгә кайтарылган татар язучыларының, шагыйрьләренең китаплары белән таныштыра.

1 нче укучы.

                  Китап – киңәшчең синең,

                  Дустың, ярдәмчең синең.

                  Ул хөрмәткә бик хаклы –

                  Кадерлә син китапны.

                  Почмакларын бөкләмә,

                  Битләрен дә ертма син.

                  Керле кул белән аны

                  Беркайчан да тотма син.

                  Ул яратмый пычракны –

                  Керне, тузанны, тапны,

                  Саф, керсез күңелең белән

                  Бик чиста тот китапны.

Китапханәче укучыларга сораулар бирә.

1. Сез ничә яшьтә укырга өйрәндегез?

2. Китаплар сайлаганда сезгә кем булыша?

3. Беренче укыган китабыгызны хәтерлисезме?

4. Сезнең өй китапханәгездә нинди китаплар бар?

5. Сез күбрәк русча укыйсызмы, әллә татарчамы?

6. Мәхәббәт турында укыйсызмы?

7. Әкиятләр укыйсызмы?

8. Чит ил язучыларының әсәрләрен укыйсызмы?

9. Сезнең иң яраткан китабың бармы?

10.  Сез кем булырга телисез?

2 нче алып баручы.  Китап ул – рухи  илһам чишмәсе. Син кулыңа китап

алдың. Сиздеңме – аның тышлыгын ачканда син гүзәл бер дөньяның ишеген ачтың.



Profile

belem_ile
belem_ile

Latest Month

February 2013
S M T W T F S
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
2425262728  

Tags

Powered by LiveJournal.com
Designed by Akiko Kurono